Авыл хуҗалыгында үз белгечләребез булачак

2012 елның 19 июне, сишәмбе
Алга киткән промышленность районы буларак, Әлмәт төбәгендә авыл хуҗалыгы белгечләренә һәрвакыт кытлык булды. Бу проблеманың никадәр тирән булуын ачык аңлаган район җитәкчелеге төрле кызыксындыру чаралары, белгечләрне максатчан әзерләүбуенча кластерлар кабул итте. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агроном, ветеринар иң кирәкле һөнәр ияләре булып кала бирә.

Агымдагы уку елыннан авыл хуҗалыгы белгечлеге алу шәһәрдән ерак китмичә дә мөмкин булачак. Район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында үзебезнең белгечлекләрне булдыру өчен махсус факультетлар ачылачак. Әлеге уңайдан 19 июнь көнне Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча белем алырга теләүче кызлар һәм егетләр белән очрашты. Чарада Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Гаптрәкыйпов, ӘДМХИ ректоры Ильяс Салахов та катнашты.

Район башлыгы билгеләп узганча, бүгенге көндә район буенча ким дигәндә 51 белгеч җитешми. Казанга китүчеләрнең, кагыйдә буларак, бик азы гына киредән туган якларына кайтып эшләргә теләк белдерә. “Шуның өчен дә читкә китмичә генә кирәкле белгечлекләр буенча белем бирергә дигән карар кабул ителде”, - ди ул. Әлмәт дәүләт муниципаль институты базасында 2012 елгы уку елыннан башлап агроинженерия һәм агрохимия белгечлекләре буенча югары белем алырга теләүчеләр өчен 2 группа, урта һөнәри белем алучылар өчен механизация һәм агрономия группалары эшли башлаячак. Бүгенге көндә теләк белдерүчеләр саны 30дан артык дип хәбәр итә институт хезмәткәрләре. БДИ нәтиҗәләре укырга керүнең, шулай ук, төп шарты булып тора. Андый документлары булмаучылар өчен махсус имтиханнар уздырылачак.

Очрашу барышында Мәҗит Салихов барлык процессның да закон нигезендә алып барылуын, уку-укыту эшләрен оештыру өчен лицензия алынуын, программаларның раслануын әйтте. Тагы шунысы игътибарга лаек, Әлмәт муниципаль районы студентлары уку йортында бушлай белем алачак, барлык чыгымнар Министрлык һәм җирле бюджет хисабыннан күтәрелә. Үз студентын укырга җибәргән авыл хуҗалыгы предприятиесе уку барышында стипендия дә түләп торачак, тулай торак белән дә проблемалар булмаячак.

Әлмәттә авыл хуҗалыгы белгечлекләренә укыту идеясен якын-тирә район башлыклары да хуплап каршы алганнар. Күршеләрдән дә укырга теләк белдерүчеләр шактый. Ләкин, беренче чиратта, үз районыбыз өчен белгечлекләр әзерләү максат итеп куелган. Урыннар калган очракта гына, квоталар биреләчәк.

Бу юнәлештә белем алучыларга бары бер генә шарт, юллама биргән хуҗалыкларга кайтып хезмәт итү.

Очрашуда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүнең өстенлекле яклары, республика һәм федераль программалар нигезендә бирелә торган ташламалар хакында да сүз булды. Югары белем алып авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли башлаган белгечлекләргә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелү, айлык хезмәт хакына өстәмә түләнү, белгеч буларак, авыл җирлегендә йорт салуга киткән чыгымнарның 70 проценты субсидияләнү- шуларның кайберләре.

Авыл хуҗалыгы хезмәте никадәрле генә авыр булмасын, бу өлкәдә белем алып, үзеңне сынап карарга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бары теләк кенә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International