Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Әлмәт районы буенча МЧС идарәсе башлыгы Валерий Грезнев, эзләү-коткару отрядының рәисе Фасхутдин Сыраев, «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ директоры Булат Закиев катнаштылар.
- Әзерләнү эшләре сентябрьда башлана, шул вакытта сусаклагычта су дәрәҗәсе 137,5 м җитә. Хәзер ул 135,7 м. Эрегән карларны җыеп ул 135,7 м җитәчәк, - дип Булат Закиев әйтте.
- Февральдә Татарстанда 230% кар яуды. Бу ике кыш диярлек. Биш авыл һәм ике Әлмәт микрорайоны бату зонасына керә ала, - дип район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов белдерде.
Валерий Грезнев билгеләгәнчә, шәһәрдә кирәк булган техника бар.