Бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләр сату тыела

2012 елның 19 июне, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов боерыгы белән 20-21 июнь – чыгарылыш кичәләре уздырылган көннәрдә һәм 23 июнь – Яшьләр көнендә Әлмәт сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә спиртлы эчемлекләр, сыра сату тыела.

Бу көннәрдә башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздырылачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International