Җир эшкәрткәнне ярата

2012 елның 18 июне, дүшәмбе
 Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты пай фонды белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге сөрү җирләрен инвентарьлаштыру уздыра.

Бүгенгә район буенча эшкәртелмәгән мәйдан 1595,5 гектар тәшкил итә. Якын көннәрдә 3 елдан артык буш торган җирләрне милеккә бүлү турындагы сорау тикшереләчәк. Мондый җир участокларының Габдрахман, Аппак, Мәмәт, Новоникольск, Новотроицк, Иске Михайловка, Миңлебай, Бишмунча авыл җирлекләрендә барлыгы билгеле. Әлеге җирләрне эшкәртергә теләүчеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлегенә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International