Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Камы-Исмәгыйльгә – автомобиль
2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Район авыллары да яраткан милли бәйрәмебез Сабантуйны зурлап билгеләп үтте. Узган атнада Камы-Исмәгыйль авылы гөрләп торды.
Камыисмәгыйльлеләр бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршы алды. Аларның, чынлап та, мактанырлыгы бар. Авылның “Чагылтау” хуҗалыгы язгы кыр эшләрен озакка сузмый башлап җибәрде һәм аны 9 майга кадәр тәмамлады. Кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника көздән үк ремонтлап куелган иде. Чәүчлек орлыклар да кышны әйбәт үткәрде. Кыр эшләрен кыска срокларда тәмамлауда боларның барысы да зур роль уйнады.
Хуҗалык карамагында 2800 гектар җир исәпләнә. Шуның 1530 гектары чәчүлек җир, 175 гектары пар җирләре. Көздән чәчелгән 300 гектар уҗым культуралары да салкыннарга бирешмәгән. Күпьеллык үләннәр барысы да вакытында тукландырылган. Бодай, арпа, катнаш азык, берьеллык үләннәр яхшы сыйфат белән чәчелгән. “Чагылтау” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында производство-икътисади күрсәткечләр һәм 2012 елгы язгы кыр эшләре буенча хезмәт ярышында быел өченче урын алды һәм район Сабан туенда акчалата премия белән бүләкләнде.
Терлекчелек тармагына килгәндә, хуҗалыкта 660 баш мөгезле эре терлек асрала. Бүген савым сыерлары көненә уртача 11-12 литр сөт бирә. Шунысы куанычлы, терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелмый. Бүген алар өчен кышлату чорына терлек азыгы әзерләү бара. 300 тонна печән тупланган инде. Узган елдан калган печән, сенаж тагын бер елга җитәрлек күләмдә булса да, терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә.
Камыисмәгыйльлеләрне олы бәйрәмебез белән котларга мәртәбәле кунаклар – Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров, шулай ук Германия докторлары Ханс Кордес һәм Зеев Ицхар да килде. Авыл халкын Сабантуй белән тәбрик итеп, Мәҗит Салихов, Ришат Әбүбакиров, Камы-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы РаульДәүләтов, “Чагылтау” ҖЧҖ җитәкчесе Гомәр Нәбиев изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә уңышлар юлладылар. Район башлыгы алдынгы хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. Хәбәр иткәнебезчә, ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләрне Сабантуйда зур бүләкләр көтә. Быел I дәрәҗәдәге диплом һәм ВАЗ-2107 автомобиле белән Камы-Исмәгыйль авыл җирлеге бүләкләнде. Мәҗит Хаҗипович авыл җирлеге башлыгы Р.Дәүләтовка автомобиль ачкычын тапшырды.
Ә аннан соң мәйданда спорт уеннары, күңел ачулар башланды. Биредә дә милли көрәш һәркемнең игътибар үзәгендә булды. Камы-Исмәгыйль Сабан туе батыры булып шушында гомер кичерүче Наил Шәйдуллин калды. Германия кунаклары яраткан бәйрәмебезнең бик ошавын әйттеләр.
И.Апачаева, «Әлмәт таңнары”
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз