Шәһәребезгә эшлекле визит белән танылган профессор, медицина фәннәре докторы, Франкфурте на Майне каласындагы диагностик күп профильле үзәк директоры, онколог, гастроэнтеролог, эндоскопист Ганс Йорг Кордес һәм International Diagnostic and Treatment Day Clinic директоры һәм күз табибы Ицхар Зеев килде.
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан аларның Әлмәткә килүен һәм ТР табиблары-онкологлары өчен семинар оештыруын РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның “Кайгырту” хәйрия фонды Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырды. Мәртәбәле кунакларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та кабул итте. Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, “Аскойл – медицина” ЯАҖ директоры Юрий Кандинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин да катнашты.