Җәен наркоманияне профилактикалау мәсьәләсе бигрәк тә кискен тора, яшьләр әлеге чорда иреккә чыга, аларга карата контроль дә кими төшә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында, яшүсмерләр клубларында, шулай ук студентлар һәм эшче яшьләр арасында профилактик чаралар үткәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәклекне ассызыклады, җаваплыларга күрсәтмәләр бирде.
Министр урынбасары үз чыгышында республика программасы үтәлеше хакында мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренә караганда, 500 миллион сум акча әлеге программаны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, әлеге сумманың күп өлеше наркологик үзәкләр булдыруга һәм авыруларны дәвалауга бүленгән.
Әлмәт районында 2012 ел башыннан 41 җинаять теркәлгән, 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда бу сан 10 % ка күбрәк. Шуларның 11 е наркопритоннар тоту (узган ел – 6), 2 се наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең җирен культивацияләү белән бәйле. Бу хакта ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге начальнигы А.Шакиров җиткерде. Әлеге чорда судка барлыгы 14 эш җибәрелгән. Легаль булмаган әйләнештән барлыгы 218 кг наркотик матдә алынган. Чагыштыру өчен, тулаем узган елда әлеге сан 70 кг тирәсе булган, ә 2011 елга кадәр елына уртача 2-5 кг наркотик алынган.