Бүген Әлмәттә МЧС киңәшмәсе үтте. Анда шәһәр җитәкчеләре, МЧС хезмәткәрләре, полиция, ТОСлар җитәкчеләре һәм авыл башлыклары катнаштылар.
Торак Фондының объектларын янгыннан саклау максатында шәһәрдә һәм районда группалар формалашты. Группа составында - авыл башлыклары, социаль саклау хезмәткәрләре, полиция, янгын саклау эшчеләре.
Төп максат – янгын куркынычсызлыгын профилактика чаралары. Рейдлар барышында инструктажлар үткәрелергә тиеш.