Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Бораулауга багышланган гомер
2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бораулау остасы булырга ул 15 яшендә үк карар кыла. Әмма бораулау эшенә Дамир Нуретдинов армиядән соң — 1958 елда гына эләгә.
Бораулау эшчесе, верховой, бораулаучы ярдәмчесе, бораулау кадрлары мәктәбендә уку, бораулаучы... Меңәрләгән хезмәттәшләре кебек Дамир Нуретдинов та шушы юлны уза. Ә шулай да әлеге егетнең башкалар төсле булмавын, ышанычлы адымнар белән атлаучы, төгәл исәп белән эш итүче, булдыклы икәнлеген күпләр сизеп-күреп ала. "Әлмәтбурнефть" трестының алдынгы бораулау бригадасында Нуретдинов үзен яхшы яктан күрсәтә, аннары аны артта баручы коллективны алга чыгару өчен җибәрәләр. Аралашучан, көче-дәрте ташып торган яшь бораулаучы вахтаны тиз арада берләштерә. Эшкә психологик әзерлек буровойда түгел, ә автовокзалда башлана. Вахта бик нык үзгәрә, башкалар кебек тигез бара башлый. Яңа бригададагы беренче скважина билгеләнгән вакыттан алдарак төзелә. Бу Нуретдиновның беренче зур җиңүе була.
1968 елда мастерлар курсын тәмамлаган Дамир Мәхмүт улын бораулау фәне нигезләрен өйрәнә башлаган бригада белән җитәкчелек итәргә куялар. Бригада һәм мастер бер-берсен таба: әлеге коллектив белән ул 28 ел буена җитәкчелек итә. Шушы чор эчендә аның җитәкчелегендәге бригада 500дән артык скважина төзи, шуларның 150се — үзенең геологик кыенлыклары белән дан тотучы Габдрахман мәйданында.
Советлар Союзының нефть елъязмасына Дамир Нуретдинов үзенең исемен "Нефть скважиналарын бер агымга!" башлангычы инициаторы буларак язып куя. Узган гасырның 70- елларында әлеге башлангыч җаваплы службаларны җәлеп итеп, төгәл исәп белән эшләүнең нәтиҗәсе була. Бораулаучылар рекордлы рәвештә тиз борауларга өйрәнәләр, тик скважиналар продукция бирми. Аларны үзләштерү бригадалары эшкә җигәргә тиеш була, ә сигез бораулау бригадасына андый махсус бригада берәү генә. Нуретдинов бригадасы беренчеләрдән булып эшне тулы цикл буенча сынап карый, проходчикларның вазифаларына хас булмаган башка эшләрне дә башкара. Скважинаны җибәрүдә көйле рәвештә берьюлы берничә катнаш тармаклар — транспортчылар, геофизиклар, тампонажчылар, энергетиклар һәм башкалар катнаша. Тулы цикл белән эшләүнең беренче елында җибәрү срогы 11 көнгә кыскара. Бер елдан соң — тагын бер атнага. Калган елларда шулай дәвам итә. 1975 елда скважина төзүгә 53 көн сарыф ителсә, унынчы бишьеллык азагына, ягъни 1980 елда цикл 36 тәүлеккә кадәр кыскара. Әлеге бишьеллык вакытында Нуретдинов бригадасы 95 скважина бораулый, шуларның туксанын бораулаучылар үзләре үзләштерәләр. Бишьеллык план билгеләнгән сроктан 9 айга алданрак үтәлә. Аның бригадасы Әлмәт бораулау эшләре идарәсен бөтен илгә таныта. 1981 елда предприятие Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә, ә мастер Нуретдиновка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Нуретдинов бригадасының башкалар куя алмаган яңа рекордлары да була. Мәсәлән, 13 ел дәвамында бригада ел саен Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңү яулап, СССР Нефть сәнәгате министрлыгының иң яхшы бригадасы исемен раслый. Скважиналар төзүдә югары казанышлары өчен Дамир Мәхмүт улы шулай ук СССР Дәүләт премиясенә дә лаек була. Ул тагын бер премия лауреаты, монысы академик И.М. Губкин исемендәге нефть премиясе. Бүләкләре арасында шулай ук "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, СССРның Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе алтын медале, "Бишьеллык ударнигы" билгеләре.
75 еллык юбилее уңаеннан бораулау мастеры, актив җәмәгать эшлеклесе, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Дамир Мәхмүт улы Нуретдинов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкне аңа республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Н.КЛЮЕВА.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз