“Әлмәт урманчылыгы” эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга максатлар турында җитәкче-урманчы Флюн Галимов белдерде.
Үз чыгышында ул Әлмәт урманчылыгында 80713 гектар булуын билгеләде.
2018 елда урманнарны кулланудан 35 млн 150 мең сум керем килде.
57 га мәйданында санитар-савыктыргыч чаралар уздырылды.
- Безнең эшнең приоритетлы юнәлешләрнең берсе янгыннардан урманнарны саклау. Урманчылык территориясендә урман янгыннары булмады.
Хәзерге моментка урманны 19 инспектор саклый.