Бурычлыларга чит илгә юл ябык

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Пенсия фонды идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, шәһәр һәм районның 26 предприятие-учреждениесе 2010 елдан алып 2012 елгача иминият взносларын түләми һәм шуның белән иминиятләнгән затларның хокукларын кысрыклый.

 6 июньгә тупланган бурыч 28419639 сум тәшкил итә. Моннан тыш, закон нигезендә үз-үзен шөгыль белән тәэмин итүчеләр дә иминият взносларын түләргә тиешләр. Взнослар вакытында түләнмәгән очракта акчалар бурычлының исәп-хисап счетындагы средстволары яки суд приставлары аша аның милке хисабына кайтарыла. Шуны да онытмагыз, бурычлары булганнар Россиядән вакытлыча читкә чыга алмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International