БДИ: 100 баллылар артты

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Рус теленнән БДИ буенча Әлмәт укучылары – 2 нче лицейдан Г.Хамурзина һәм А.Идрисов 100 балл алды.

Әлеге фәннән имтиханда барлыгы 1168 кеше катнашкан, шуларның 197 се 80 нән югары балл җыйган, 21 укучы 95 баллны арттырган. Район буенча утрача балл 62,6ны тәшкил иткән, чыгарылыш укучыларыныкы – 64 балл. 2 кеше имтиханда минималь чикне уза алмаган, алар математикадан БДИны уңышлы тапшырган очракта рус телен кабаттан бирә алачак.

Г.Гыйззәтуллина.
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International