Район активы белән киңәшмәдә “ТКХ һәм торак сәясәте департаменты” директоры ЗявдатСулайманов чыгыш ясады.
Үз докладында ул 2008 елдан башлап Әлмәт районында 540 торак йорт капиталь ремонт үтүетурындаәйтте. 82 мең кеше яшәү шартларын яхшыртты. 2018 елда 62 йорт ремонтланды, унбересендә 30 лифт алмашынды.
2019 елда 64 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырылган.
- 2015 елдан республика җитәкчелеге һәм нефтчеләр ярдәмендә “Иң яраткан ишегалды” программасы тормышка ашырыла – 96 яңа балалар уен мәйданнары урнаштырылган.
“Ачык Әлмәт” системасының эше югары бәяләнә. Аның эше вакытында 15000 заявка килде, аларның 2018 елда – 7407.
2018 елда ТКХ өчен җыю 100,4% тәшкил итте.