Әлмәттә Россия Кубогына сноукросс буенча ярышлар тәмамланды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Кичә Әлмәттә Россия Кубогының икенче көне тәмамланды. «Юниорлар», «Олылар», «Олылар - Суперспорт А», «Олылар -Спорт В» сыйныфларында җиңүчеләр билгеләнде.

Сноукросс – иң экстремаль спорт төрләренең берсе. Спортсменнар һәм тренерлар бәясе буенча Әлмәт трассасы иң авырларның берсе булды.

«PROГОНКИ» телеканалы сноукросс буенча Әлмәт ярышларын эфирда күрсәтте. Ике көн эчендә Әлмәт ярышларын 300 меңнән артык кеше карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International