Бүген Әлмәт экстрим паркында снегоходларда кросс буенча Чемпионат башланды. 39 гонщик Әлмәткә килде.
Фанатлар Яңа Уренгой, Төмән, Мегион, Өфә, Кировтан килделәр.
Ярышларны «Ультиматум» спорт-техник клубы оештыра һәм Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә үтә.
Карлы кыш булганга карамастан трассага тагын 700 йөк машина кар китерелде. Иң яшь гонщикларга Марк һәмАрманЗалалов игезәкләренә 5 яшь!
Айрат Ринатович спортсменнарга уңышлар, травмаларсыз һәм аварияләрсез трасса үтергә теләде.
Әлмәт һәрвакыт чараларны югары дәрәҗәдә оештыра, шуңа күрә Россия Мотоциклет Федерациясенең «2018 елның иң яхшы оештыручысы” бүләген алды. «PROГОНКИ» Телеканалының профессиональ бригадасы спорт бәйрәменең эфирда онлайн трансляциясен тәэмин итте.
Урыннар «Малайлар - 1» сыйныфында:
1 урын - Бармин Ярослав, ЯңаУрегой, СТК «Ямбург»;
2 урын -Залалов Марк, Әлмәт; СТК «Ультиматум»;
3 урын -Авдеенков Петр, Самара, үзе.