Әлмәттә торак йортлар төзү һәм ремонтлау программасы, янгын профилактикасы сораулары турында сөйләштеләр

2019 елның 2 марты, шимбә

Татарстан Республикасының ТКХ һәм төзелеш, архитектура министры Ирек Файзуллин 2019 елда торак йортлар төзү һәм ремонтлау программасы турында сөйләде.

Видеоконференция элемтәсе режимындакиңәшмәне Татарстан РеспубликасыныңПремьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Бу елда 936 күпфатирлы йорт төзергә планлаштырыла. 42 муниципаль район катнаша.

Финанслау күләме 5 млрд 805 млн 213 мең сум тәшкил итә.

Ирек Файзуллин шулай ук 2019 елда Газификация фондының биш программасын гамәлгә ашыру турында әйтте.

Моннан башка җылылык индивидуальсистемаларгакүчүбулачак.

Җирле дәрәҗәдә актуальсорауларкаралды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән республика киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча карарларны башкару турында Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сөйләде.

Төзелеш буенча Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Мухаметзянов торак төзелеш, капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Киңәшмәдә Айрат Хәйруллин берничә карар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International