27нче февральдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча компьютер тесты үткәрделәр.
Компьютер тестлары индивидуаль формада «Юнәлеш» методикасы буенча үткәрелде. Тест нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да бәяләмәләр бирелде һәм профессиограммалар белән махсус эшләнгән методик әдәбият тәкъдим ителде.
Чарада 35 яшьтән 70 яшкәчә булган 6 кеше катнашты.