Быел фестиваль сәхнәсендә Россиянең төрле өлкәләреннән 17 театр коллективы чыгыш ясады – әлеге мәдәни чара тарихында бу сан рекорд санала. Юбилей фестивале булгангадыр күрәсең, быел биредә очраклы театрлар булмаган. Әлмәт театры фестивальдә Македония режиссеры Звездана Ангеловска сәхнәләштергән Карло Гоцциның “Болан Патша” спектаклен тәкъдим итте һәм “Пластик мәгънә өчен” дипломына лаек булды.