Ит һәм сөт терлекчелеге үсеше Әлмәт муниципаль районының үсеш приоритетларына керә.
Узган елда район сөт җитештерү буенча яхшы күрсәткечләр белән аерыла. Хуҗалыкларда 18,5 мең тонна сөт җитештерелә, 2017 елга караганда 25%ка күбрәк.
Сөт җитештерүе буенча алдынгы комплекс – Токарликов исемендәге сөт-товар комплексы. Бу «СМП-Нефтегаз» АҖ инвестицияләрярдәмендәмөмкин булды.
Узган елда комплекс тулысынча эшли башлады. Комплексның җитештерүчәнлеге – көнгә 31 тонна сөт.
Комплекс үсә, 2020 елга 12 корпуста 2000 югарыпродуктив хайван урнашачак.