Әлмәт сөт комбинатында реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә

2019 елның 1 марты, җомга

1 мартка май һәм эремчек ясау цехларының әзерлеге 100 процентны, ә сыр ясау цехларының әзерлеге 80-90 процентны тәшкил итә.

Биредә җиһазларны монтажлау эшләре бара. Күптән түгел ясалган капиталь ремонттан соң котельный эшли башлады. Ике лаборатория һәм сөт кабул итү пункты инде файдалануга әзер. Җитештерү цехларында һәм  административ биналарында отделка эшләре бара. Эшчеләр сөт саклау һәм эшкәртү өчен савытлар, фреонлы суыткыч җайланмасын урнаштыралар.Быел май аенда Әлмәттә сөт заводын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Хәзер биредә җиһазларны монтажлау эшләре бара.

Беренче сөт продукциясен инде агымдагы елның икенче кварталында алырга уйлыйлар. Заводта җирле фермерларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чималы кабул ителәчәк. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми  күләме 200 млн сум тәшкил итә.  Хәзерге көндә эшчеләрне туплау бара. Бүгенге көндә сөт комбинатында 25 кеше хезмәт куя. Бирегә тагын 100 кешене  эшкә алырга  уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International