Әлмәтлеләр XIX Ачык республика фестиваленең зона этабы җиңүче булдылар

2019 елның 1 марты, җомга

27 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XIX Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Әлмәтлеләр  бу бәйгедән зур җиңү белән кайтты. "Хореография”- урта төркем номинациясендә 1 урынга Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты Максим Апраксин җитәкчелегендәге  «Фристайл» заманча бию студиясе ия булды.

Бию коллективы “Фристайл” студиясе үсешенә  зур ярдәм күрсәткәне өчен  шәһәр башлыгы Айрат Ринат улы Хәйруллинга ихлас  рәхмәтен белдерә. Алда аларны апрель аенда Казан шәһәрендә узачак  суперфинал көтә. Без исә аларга уныңлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International