Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитетында 27 февральдә “Профессиональ керемгә салым – регистрация һәм махсус салым режимын куллану үзенчәлекләре” темасына семинар үтте.
Семинарда Икътисад буенча район башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов, салым инспекциясе хезмәткәрләре, индивидуаль эшмәкәрләр катнаштылар. Катнашучыларга регистрация һәм махсус салым режимын куллану үзенчәлекләре турында сөйләделәр.