Бу көннәрдә республика авыллары, район үзәкләрендә һәркемнең көтеп алган, башка милләт вәкилләренең дә яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуйлар гөрли. Әлмәт шәһәрендә ул 12 июньдә Россия көне белән билгеләп үтелде.
Әлмәт Сабан туенда мәртәбәле кунаклар – ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры А.Г.Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Ш.Ф.Тәхаветдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров, ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары А.Ә.Әгъзамов һәм башкалар катнашты.