«Надежда», «Темп» ТЭУ, «Успех» ТЭУ, «Союз» ТЭУ идарә компанияләренең йортлар подъездларында «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» счет-квитанцияләрнең яраксыз булуы турында белдерүләр барлыкка килде.
Әлеге микрорайоннар кешеләре икешәр квитанция алганнар иде. Шуңа күрә журналистлар ТКХ департаменты директоры Зявдат Сулайманов, Әлмәт Торак зональ инспекция рәисе Лилия Бикчантаева, ЕРЦ- «Татэнергосбыт» Әлмәт офисы җитәкчесе Альбина Ахметзянова белән очраштылар.
Зявдат Сулайманов билгеләгәнчә, идарә компаниясе бер компания белән килешүне бетермичә, башка компания белән килешүне булдырды. ЕРЦ- «Татэнергосбыт» квитанцияләрен түлергә кирәклеген билгеләнде. Ул әлмәтлеләрне коммуналь хезмәт өчен түләүдә игътибар булырга чакырды. Сораулар буенча 43-86-90, 37-55-39 телефоннары буенча ЕРЦ- «Татэнергосбыт» яисә ТКХ департаментына мөрәҗәгать итегез.