Әлмәт ата-аналары имтихан тапшырды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

26 февраль көнне 12 нче мәктәптә рус теле буенча “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе узды.

Әлеге акциягә әлмәтлеләр инде  өченче ел рәттән кушыла.  Чарада 22 ата-ана катнашты. Акцияне үткәрүнең төп бурычы -  ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханы үткәрү тәртибе белән таныштыру. Педагогик үлчәүләр федераль институты  тарафыннан эшләнеп, ата-аналарга тәкъдим ителгән имтихан материаллары чын түгел, ул бары ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханнарының структурасы һәм эчтәлеге турында гомуми күзаллау тудыру өчен җыелган типик биремнәрнәр тупланмасы гына.Биремнәрне башкару өчен 30 минут  вакыт бирелде. Эшләрне тикшерүдә дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның йомгаклау иншасын тикшерү буенча комиссия әгъзалары булган рус теле укытучылары җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International