Әлмәт медицина хезмәткәрләре бадминтон уйный

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында 2 нче мәктәпнең махсуслаштырылган спорт залында медицина оешмалары командалары арасында бадминтон буенча ярышлар узды.

26 февраль көнне 7 медицина  оешмасының 14 хезмәткәре көч сынашты.

Ир-атлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Александр Темников (биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшче), 2 нче урынны  Рөстәм Нәсретдинов («Әлмәт үзәк район хастаханәсе»), 3 нче урынны Петр  Пайдуганов («Әлмәт стоматология поликлиникасы») алды.

Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны  Айгөл Галиева («Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны  Марина Талипова («Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе»), 3 нче урынны Екатерина Аба («Әлмәт стоматология поликлиникасы») алды.

Командалар зачетында 1 нче урынга «Әлмәт стоматология поликлиникасы», 2 нче урынга «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте һәм 3 нче урынга «Әлмәт стоматология поликлиникасы» ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International