Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Күңелләре изгелек белән тулы
2012 елның 8 июне, җомга
Шәһәр социаль тәэминат бүлеге каршында 1987 елда социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе төзелә. Аның бурычы ярдәмчесез калган ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт була.
Ул чакта 8 социаль хезмәткәр 84 кешегә булышлык итә. Бүген инде “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге – 958 өлкән һәм инвалидның алыштыргысыз таянычы. Биредә хезмәт куючы 183 кешенең 130 ы социаль хезмәткәр. Аларның 54 е шәһәрдә гомер кичерүче эшкә яраксыз ялгыз кешеләргә, 76 сы райондагыларга хезмәт күрсәтә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без аларның кайберләре белән очраштык.
Социаль хезмәткәр булып һәркем эшли алмый. Моның өчен иң беренче чиратта сабыр, кешелекле, игътибарлы, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы, игътибарлы, ягымлы, мәрхәмәтле һәм, әлбәттә, инде эшкә батыр була белү кирәк. Социаль яклау идарәсе начальнигы З.Ш.Шакирҗанов бүген “Кайгырту” үзәгендә әнә шундыйлар гына эшләвен әйтте. “Бездә эшләргә теләүчеләр күп, арада яшьләр дә байтак, әмма үзләрен социаль хезмәткәр вазифасында сынап карагач, күпчелеге озакка тоткарланмый. Һәркем дә ялгызлары гына гомер кичерүче ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләүдә кирәк булган сыйфатларга ия түгел шул”, – диде ул. Читтән генә караганда, әби-бабайларга өйләрен җыештыруда ярдәм итүнең, аларның йомышы белән кибет-даруханәләргә баруның, авыл җирлекләрендә бу эшләргә өстәп тагын су ташуның һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең берние дә юк сыман. Чынлыкта исә социаль хезмәткәргә еш кына шәфкать туташы да, психолог та, өлкәннәрнең сердәше дә булырга туры килә. Әлеге игелекле хезмәткә гомерләрен багышлаганнар бирегә ник килгәннәренә үкенмиләр дә, зарланмыйлар да. Киресенчә, алар кеше ярдәменә мохтаҗларга булыша алуларына шатланалар гына.
Ландыш Солтанова Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче алты кешегә хезмәт күрсәтә. Аның бу эшкә алынуына быел дүрт ел була. Мәмәттән Гүзәлия Гозәерова исә үзәккә 2001 елный гыйнварында ук килгән. Димәк, ул 11 ел инде кешеләргә шатлык өләшә, өйләренә нур сирпи. Шарлама авылыннан Лилия Абдуллинага да сокланмый мөмкин түгел. Аның социаль хезмәткәр булып китүенә быел 18 ел тула. Ике дистәгә якын ел изгелек юлында ул. Аларның өчесе дә бертавыштан үзләренә беркетелгән бурычны яратып үтәүләрен әйтте.
Авыл җирендәгеләргә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә үзләренә йөкләтелмәгән башка эшләр дә башкарырга туры килә. Мисал өчен, бакча эшләрендә дә булыша ала, өлкәннәрне мунчага алып баралар. Кирәк очракта, үзләре машина табып шәһәргә шифаханәгә алып килгән чаклар да булгалый. Өлкәннәрнең көненә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләре дә күзәтелә. Атнасына ике, III төркем булганда өч тапкыр гына хезмәт күрсәтергә тиеш ханымнар авырсынып тормый, кайбер атналарда өлкәннәрнең хәлен көн дә белешә: кайсыныңдыр кан басымы уйный, үлчәргә кирәк, икенчеләре сыкранып тора, аралашуга мохтаҗлар да бар.
Хәзер авыл җирендә дә кеше кешегә бик керми. Шуңа да сөйләшергә, эчен бушатырга теләгән мизгелләр дә була инде. Өлкәннәребез кайбер үтенеч-сүзләрен балаларына түгел, безгә җиткерәләр. Без моңа бик шат, әлбәттә. Димәк, алар безне гаилә әгъзаларыдай якын күрә, – диде социаль хезмәткәрләр.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халыкбыз. Изге күңелле аналарның балалары да әниләреннән үрнәк алып мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсә. Гүзәлия Әсхәтовна һәм Ландыш Тимерхановна – өчәр бала анасы. Лилия Рәисовнаның ике баласы бар. Язмыш аның үзенә дә зур сынаулар китереп тора. Улы инвалид, кайнанасын тәрбияләгән, хәзер кайнатасы урын өстендә ята. Тик социаль хезмәткәрләр көчле рухлылар. Алар тормыш авырлыкларына бирешмәскә кирәклекне яхшы аңлыйлар һәм әйләнә-тирәдәгеләргә дә моны иңдерәләр.
Социаль хезмәткәрләр төп хезмәтләреннән тыш авыл җирлекләрендә үткәрелгән өмәләрдә, бәйрәм чараларында да актив катнаша, бәйгеләрдә дә осталыкларын күрсәтә. Арада медицина һәм педагогик белемгә ия булган хезмәткәрләр байтак. Узган ел 10 кеше читтән торып югары уку йортларына укырга кергән. Кыскасы, төшенкелеккә бирелергә һич кенә дә вакытлары юк.
“Кайгырту” үзәгендә апрель аенда мобиль бригада төзелгән. Ул телефон элемтәсе һәм социаль хезмәткәрләр булмаган авылларга аена бер тапкыр чыга.
Бүген илебездә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Без аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез һәм әлеге изге җаннарга изге теләкләребезне җиткерәбез.
И.Апачаева.
Автор фотосы.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Г.Ә.Гозәерова, Л.Т.Солтанова, Л.Р.Абдуллина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз