Әлмәттә эш табуда кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшләргә урнаштыру дәвам итә

2019 елның 22 феврале, җомга

Ел башыннан бирле Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш табуда кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча уртак эшчәнлек алып бару турында ике килешү төзеде. Килешү кысаларында 7 кеше эшкә урнаштырылды, шуларның алтысы инвалидлар, берсе пенсия алды яшендә. Килешүләрнең берсе агымдагы елның 15нче февралендә «БИНК» оешмасы белән төзелде. Әлеге оешмага эшкә урнаштырылучылар вакансияләр ярминкәсен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International