Әлмәттә Батырлык һәм кыюлык көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанные саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда. Сарайның залында шәһәрнең һәм районның төрле буын вәкилләре: Бөек ватан сугышы ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәттәге офицерлар, предприятиеларның җитәкчеләре, Әлмәтнең юнармеецлары җыелдылар.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Айрат Хәйруллин сугыш ветераннарын һәм шәһәрнең хезмәтләрендә эшләүчеләрне намуслы нәтиҗәле хезмәт һәм яшьләрне хәрби-патриотик яктан тәрбияләүдә актив катнашулары өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактаулы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. «Татнефть»  ГАҖнең Мактаулы грамотасы һәм Рәхмәт хаты «Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Геннадий Денисовка тапшырылды. 

Чара зур бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда районның иҗади коллективлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International