Әлмәт районында Туган тел халыкара көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районда дуслыкта 72 милләт яши. Һәр халык – үзенчәлекле мәдәният, тарих, гадәтләр һәм, әлбәттә, тел.

Бөтенебез өчен Татарстан туган йорт булып тора, кемгәдер беренче, кайберләргә икенче. Без барыбыз да – татарстанлылар, Россия халкы.

Туган тел халыкара көненә багышланган чаралар музейларда, китапханәләрдә, белем оешмаларында, авыл Мәдәният йортларында үтте.

- Бөтен чараларның төп максаты – үсеп килүче буыннарны мәдәни һәм милли гадәтләрне хөрмәт итү, төрле милләтләр арасында дус һәм үзара аңлашу хисе белән тәрбияләү, - дип ӘМР Башкарма комитеты конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссия җитәкчесе Олег Шабалин билгеләде.

Чарада шәһәр сәнгать коллективлары, ата-аналар, олылар буыны һәм җәмгыяви оешмалар вәкилләре, җитәкчеләр һәм диаспоралар вәкилләре катнашты.

- Балалар белән туган телдә сөйләшегез, милли гадәтләрне саклагыз, белемнәрне тапшырыгыз, - дип Татарларның бөтендөнья конгрессының Әлмәт бүлегенең җитәкчесе Ландыш Зарипова ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International