Әлмәттә эш бирүчеләрнең эшсез гражданнар белән очрашуы булды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

20нче февральдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләрнең эшсез гражданнар белән очрашуы оештырылды. Очрашу «Эшсезләр мәктәбе» лекциясе кысаларында үткәрелде. Очрашуда «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП, «Таграс-ТрансСервис» ҖЧҖ һәм  ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең өченче ротасы вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр эшсез гражданнарга үзләрендә булган вакансияләр, эш шартлары һәм таләпләре турында мәгълүмат бирделәр.

Троллейбус йөртүче, кондуктор, барлык категорияләр буенча  машина йөртүче, юл-патруль хезмәте инспекторы кебек вакансияләр тәкъдим ителде. Кызыксынучылар эш бирүчеләр тәкъдим иткән анкеталарны тутырдылар һәм алга таба әңгәмәгә чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International