Бозга чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк. 10 сантиметрлы боз кеше өчен куркынычсыз булып тора. 0 градуслы һава торышы өч көннән артык торса, боз ныклыгы 25%ка кими.
Боз астына төшкәч, нишләргә?
- паникага бирелермәскә
- суларга
- баш белән чумас өчен боз кырыен тотырга тырышырга
- башта бер аякны, шуннан соң икенче аякны күтәреп, менергә тырышырга.
Бозда җәфа чиккәнгә ярдәм күрсәтү:
- Таяк, шарф, бау яисә такта алырга
- җәфа чиккәнгә кычкырып, аңа ярдәм итү нияте турында әйтергә
- 3-4 метр ераклыкта кешегә таяк, шарф, бау яисә такта сузырга
- җәфа чиккәнгә кул сузырга ярамый, боз астына төшергә хәтәр бар
- җәфа чиккәнне җылы бүлмәгә кертергә, коры киемгә киендерергә.