Әлмәт көрәшчеләренең җиңүләре

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

13-16 февраль көннәрендә Актаныш районында герой шагыйрь М.Җәлил истәлегенә көрәш буенча “Ватаным Татарстан” газетасы призларына республика турниры узды. 

Бу ярышларда республиканың 43 командасы составында 337 спортчы катнашты. Әлмәт командасы составына Әлмәтнең Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 5 спортчы керде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт  көрәшчеләре булган  Тимур Милютин (60 кг) 1 нче урынга, ә Дмитрий Гайниев (60 кг) 2 нче урынга ия булды.

Гомуми зачетта Әлмәт командасы 3 нче урынны алды. Көрәшчеләр тренерлары Р. Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International