Бу елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненнән 30 ел үтте. Әфганстанда сугышта Әлмәт районы буенча МВД бүлеге ветераннары да катнашты: эчке хезмәт полковнигы Наиль Камалов, полиция майоры Ильдус Галимов, полиция майоры Роберт Гибадуллин һәм милиция старшинасы Геннадий Денисов.
Полиция полковнигы Дамир Гарипов ветераннарны истшлекле дата белән котлады, аларның җәмгыяви тормышта актив катнашуы һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләде.
Чараның азагында Дамир Гарипов ветераннарга истәлек медальләрен тапшырды.