Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә яраткан табиблар игълан ителде
2012 елның 5 июне, сишәмбе
Яшьләр үзәгендә шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган “Минем яраткан балалар табибы” бәйгесенә йомгак ясалды һәм 1 ай дәвамында www.bespediatr.ru сайтында алып барылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң популяр табиблар исемлеге игълан ителде.
Әлеге бәйге Әлмәттә беренче тапкыр гына оештырылды. Анда барлыгы 91 табиб, 20 фельдшер, 5 акушер, 198 шәфкать туташы катнашты. Статистикага күз салсак, 1 ай эчендә сайтка 18 мең кеше кергән, конкурсантлар өчен 48597 тавыш кабул ителгән һәм 5539 фикер язылган. Балалар да бәйгедән читтә калмаган, алар үз табибларына багышлап 1822 рәсем ясап җибәргән. “Здравинформ” социаль маркетингы агентлыгы” ҖЧҖ директоры А.Абашев сүзләренә караганда, тавыш бирүчеләрнең 70 % ын әлмәтлеләр тәшкил итә, калганнары – республика һәм Россия төбәкләрендә гомер кичерүчеләр. Шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр дә әлеге бәйге турында хәбәрдар булган, мәсәлән, АКШтан 95 кеше, Европаның 17 иленнән 57 кеше тавыш биргән.
– Мондый бәйгеләр медицина хезмәткәрләренең абруен күтәрү өчен бик кирәк. Сезнең адреска җибәрелгән тавышлар хезмәтегез өчен рәхмәтләр булып барып ирешсен, – диде бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов.
Бу көнне сәхнә түренә күтәрелүчеләрне төрле номинацияләрдә һәм махсус призлар белән бүләкләделәр. “Иң яраткан фельдшер” номинациясендә Миңлебай станциясе фельдшерлык-акушерлык пункты хезмәткәре Рәсимә Зөбәйдуллина җиңү яулады. “Иң яраткан медсестра” исеменә Галина Нуждина лаек булды. Шулай ук әлеге бәйгенең лауреатлары да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Бәйрәмнең кульминацион ноктасы – “Минем иң яраткан балалар табибы” җиңүчесен игълан итү минутларын һәркем түземсезлек белән көтте. Әлеге мактаулы исем перинаталь үзәге булган шәһәр балалар шифаханәсенең яңа туган балалар бүлеге мөдире Ландыш Әхиәртдиновага бирелде.
– Мин балаларны бик яратам. Иң мөһиме, безнең эштә нәниләрне үзеңнекеләр кебек кабул итәргә кирәк, – диде Ландыш Атласовна. Җиңүче өчен иң зур бүләк, мөгаен, үз пациентларының рәхмәтен ишетү, кечкенә Илшатның табибка багышлап укыган шигыре һәм залдагыларның көчле алкышлары булгандыр.
Бәйгенең икенче урынына тавыш бирү нәтиҗәсендә 2 нче поликлиникадан Айгөл Зәкиева чыкты. Рус Акташы участок шифаханәсе педиатры Зөлфия Садыкова өченче урынны яулады. Моннан тыш, бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгының “Үрнәк алу өчен” махсус призы да тапшырылды. Аңа Люция Шакирова лаек булды. Бәйгенең генераль партнеры “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе “Һөнәренә тугры булганы өчен” махсус бүләген Разия Галиевага тапшырды. Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә иң матур, эчтәлекле рәсем ясаган 10 бала да истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Ак халатлы табибларны, фельшдерларны, шәфкать туташларын бүләкләүләр муниципалитет җитәкчелегенең, бәйгене оештыруда чыгыш ясаган аның генераль партнеры “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе, генераль иганәчесе Nutricia компаниясе вәкилләренең котлаулары белән чиратлашып барды. “Серпантин” һәм “Карамельки” балалар коллективлары, медсанчастьның “Доктор Смайл” КВН командасы чыгышлары исә музыкаль бүләк булып барып иреште.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
"Әлмәт таңнары"
М.Фарукшин фотосы.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз