Пандуслар булу мөһим

2012 елның 5 июне, сишәмбе
Районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов узган пәнҗешәмбе көнне “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасын тормышка ашыруга багышланган чираттагы киңәшмә үткәрде.

Хәбәр иткәнебезчә, быел безнең районга әлеге программаны тормышка ашыруга 22 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге суммага кайбер объектлар, торак йорт подъездлары пандуслар һәм махсус чаралар белән тәэмин ителәчәк. М.Н.Гыйрфанов ТР Президенты күрсәтмәсе буенча капиталь ремонт үткәрелүче торак йортларда һәм мәктәпләрдә дә эш барышында пандуслар ясалырга тиешлеген җиткерде.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International