Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Җәйге яллар файдалы узсын
2012 елның 5 июне, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районында җәйге чорда төрле лагерьларда 5065 баланың ялы оештырылачак, 42 мәгариф учреждениесендә 4-28 июнь көннәрендә мәктәп яны лагерьлары эшлиячәк. Биредә 3350 укучы мәшгуль булачак.
Беренче чиратта, мәктәп яны лагерьларына аз тәэмин ителешле, күпбалалы гаиләләрдән булган балаларны һәм ПДНда, КДНда исәптә торган укучыларны кабул итү бурычы куелган. Яшүсмерләр клубларында да ял итү мәйданнары оештырылачак. Аларда 1200 бала җәлеп ителәчәк. Бу хакта ай башында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә уздырыла торган айлык киңәшмәдә мәгълүмат җиткерелде. Тулы доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов чыгыш ясады.
Бүгенге көндә лагерьлар бар яклап та балаларны кабул итәргә әзер, тиешле службалар тарафыннан аларда тикшерүләр үткәрелгән, 150 студент балалар лагерьларында эшләргә хокук бирүче сертификатлар алган, 286 тәрбияче вожатый осталыгы мәктәбендә укулар узган.
Быел профильле сменаларда 938 кеше ял итәчәк, шуларның 200 е җирле бюджет, калганнары республика хисабына. 28 майда “Сәламәтлек” санаторий-профилакториенда “Дискавери” лингвистик сменасына 60 бала, 2 июньнән “Березка”га “Кадет” сменасына шулай ук 60 укучы кабул ителгән. Студентлар һәм эшләүче яшьләр өчен дә лидерлык сыйфатлары булдыруга юнәлтелгән 2 профильле смена, 72 яшүсмер өчен спорт-туризм сменалары оештырылачак. Быел яңа смена да ачыла – волейбол федерациясе “Волейбол йолдызчыклары”н булдырачак, анда 46 кеше җәлеп ителәчәк.
Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куючыларның балаларына күркәм традиция буенча “Татнефть” компаниясе быел да 75 юллама бүлеп биргән. Республика бюджетыннан коммерция һәм коммерция тибында булмаган оешмаларда эшләүчеләрнең балалары ялын уздыруга 750 меңнән артык акча бирелгән.
Җәйге чорда 2000 укучы һәм студент эш белән тәэмин ителәчәк, аларга хезмәт хакы түләнәчәк.
Айлык киңәшмәдә экологик икеайлыкка да нәтиҗәләр ясалды. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры А.Маликовның чыгышыннан күренгәнчә, әлеге чарада барлыгы 68 мең кеше катнашкан, 1200 берәмлек техника чүп-чар түгелгән, 5,5 мең агач утыртылган. Әлеге чорда оештырылган икенчел чимал җыюда авыл җирлекләре зур активлык күрсәткән. 7 июнь көнне Новоникольск авылында үтәчәк экологик семинар-киңәшмәдә иң-иңнәр игълан ителәчәк. Бакчаларда һәм йорт яны территорияләрендә чүп яндырган өчен 17 административ беркетмә төзелгән, телдән 30 кисәтү ясалган.
Безнең район экологик икеайлыкны уздыру буенча республика дәрәҗәсендә бик яхшы бәяләнгән. Бу уңайдан М.Салихов барлык службаларга, идарә-оешмаларга рәхмәтен белдерде һәм алга таба да чисталык сакларга чакырды. Аеруча район башлыгы утырткан агачларны исәптә тотарга кирәклеккә басым ясады.
Киңәшмәгә җыелучылар игътибарына “Салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисына тоташу мөмкинлеге турындагы чыгыш та тәкъдим ителде. Бу хакта ТР буенча Россия федераль салым службасының 16 нчы районара инспекциясе начальнигы Р.Тимербулатов сөйләде. Әлеге электрон хезмәт аша һәркем үзенең салымнары турында тиз арада белешә, шулай ук интернет аша гына салым органнары хезмәткәрләренә хат юллый ала. www.r16.nalog.ru адресы буенча “Салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан файдалану өчен салым органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәркемгә биредә шәхси пароль биреләчәк. Ә соңыннан парольне үзгәртергә дә була.
Май аена йомгак ясап, М.Салихов аның төрле чараларга бай булуын билгеләде һәм төрле юнәлештә, һәр башлангычта “Татнефть” ААҖнең ярдәм күрсәтүен ассызыклады, шәхсән компаниянең генераль директоры Ш.Тәхаветдиновка рәхмәтен җиткерде.
Җәй төзелеш эшләре тулы көченә алып барылучы чор санала. Шуңа да һәр объектта эшләр план буенча җәелдерелергә тиеш, графиктан читләшүне булдырмау зарур. Торак төзелеше, йортларга капиталь ремонт уздыру, объектларны “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы буенча төзекләндерү, мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләрен башкару, ФАПлар төзелеше – һәммәсе дә муниципаль район башлыгының игътибар үзәгендә. М.Салихов алданган өлешчеләр йортын билгеләнгән срокка җитештерергә кирәклеккә күрсәтте. Аны шулай ук йортлардагы асылмалы кабельләрнең күплеге мәсьәләсе борчый. Бу юнәлештә дә ул күрсәтмәләрен бирде.
Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, халыктан “Народный контроль” порталына кабул ителүче шикаятьләрне җитәкчелек ныклы контрольдә тота. ТР Президенты Указы белән хәзер анда басылган язмалар буенча 10 көн эчендә тиешле чаралар күрелергә тиеш. Шуңа да һәр службага әлеге мәсьәләдә җитди караш булырга тиешлеге ассызыкланды.
Июнь Сабантуйлар белән үрелеп барачак. Шәһәребездә узачак халкыбызның милли бәйрәмендә исә быел күңелле үзгәрешләр кертелде, күрми калмагыз!
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз