4 февральдән алып 6 февральгә кадәр «Киләчәк Татарстан көллияте» укыту-лаборатория комплексында «CAD инженер дизайны» компетенциясе буенча демонстрация имтиханы узды.
«Киләчәк Татарстан көллияте» проекты кысаларында Әлмәт һөнәри көллиятенең «Машина төзелеше технологиясе» белгечлегенең дүртенче курсында укучы унике студент имтихан кысаларында җыелма моторның, роботның һәм металл конструкциясенең 3D модельләрен һәм детальләренең сызымнарын эшләп чыгардылар, шулай ук фотореалистик сүрәтне һәм аларны җыю процессының анимацион видеоролигын ясадылар.