Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә отчет җыелышы узды

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

8 нче февральдә мәшгульлек  үзәгендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре: район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм район башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать бүлеге җитәкчесе Альбина Лузина катнашында 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында отчет җыелышы узды.

Төп доклад белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады, ул 2018 елга нәтиҗәләр ясады һәм 2019 нчы елга бурычларны  билгеләде.

2018 елда барлыгы 10 мең 506 кеше мөрәҗәгать итте, шулардан 3 мең 925 кеше эш эзләүчеләр. 2018 нче елның 31 нче декабренә теркәлгән эшсез гражданнар саны 820 кешене тәшкил итте. Узган елда эшсезлек дәрәҗәсе кимүен дәвам итте һәм 2018 елның 31 декабренә эшче көчләр санының 0,74% дәрәҗәсенә җитте. Әлмәт муниципаль районында бу соңгы 16 ел эчендә иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе дип билгеләнде.

Җәмәгать эшләрендә 550 кеше (билгеләнгән контроль күрсәткеченнән 101%) катнашты. 503 эшсез граждан өчен һөнәри белем бирү оештырылды (билгеләнгән күрсәткечтән 101%). Һөнәри юнәлеш бирү буенча 8 мең 572 хезмәт күрсәтелде (билгеләнгән күрсәткечтән 340%), шул исәптән 6 мең 534 мәктәп укучысына. Хезмәт базарында социаль адаптация буенча 404 эшсез граждан дәүләт хезмәтләреннән файдаланды (контроль күрсәткеченнән 119%). 475 кешегә  (140%) психологик ярдәм күрсәтелде.

Ел дәвамында мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү, эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык итү, бала карау буенча ялда булган хатын-кызларга  һөнәри белем бирүһ. б. чараларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барылды.

Әлеге юнәлешләр буенча эшләү 2019 нчы елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International