8 нче февральдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» катнашында «Эш бирүче көне» узды.
Беренче кат фойесында эшсез гражданнар предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашты. Ярминкәдә катнашучылар тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
"Әлмәт транспорт идарәсе» нең кадрлар хезмәте вәкилләре чарада катнашучыларга эш шартлары, кандидатларга таләпләр турында сөйләделәр.
Ярминкәдә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: троллейбус йөртүче, кондуктор, ЗИЛ АГП автомобиле йөртүчесе, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик (транспорт буенча), күчмә составны ремонтлау буенча слесарь, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, резин эшләнмәләр ремонтлаучы, баш энергетик урынбасары, элемтә челтәре электромонтеры, токарь.
Чарага 52 кеше килде, 5 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде, 7 кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды.