Әлмәтлеләргә гриппны дәвалау һәм профилактика кагыйдәләре турында әйтәләр

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Грипп – инфекция авыруы, аның белән теләсә нинди кеше чирли ала. 

Күбесе грипп белән берничә көн чирлиләр, әмма кайберләре авыр хәлдә дә була алалар, хәтта үлергә мөмкин. 

Авыр хәлгә җитмәс өчен үз вакытында грипп профилактикасын үтергә һәм дөрес дәваланырга кирәк.

Грипп булганда нишләргә?

Беренчедән чирләгән кеше өйдә калырга тиеш. Күбрәк ятырга кирәк.

Үзең генә дәваланырга тиеш түгел. Табиб диагноз куерга тиеш.

Шулай ук күп итеп су эчергә – кайнар чәй, морс, минераль су.

38 — 39°С температурасында табибны чакырырга кирәк.

Йөткергәндә авыз һәм борынны капларга кирәк.

Чирле кеше яткан бүлмәне еш кына җилләтергә кирәк.

Ничек үзен грипптан сакларга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясеннән грипптан иң эффектив чара – вакцинация. Ул иммунитетны стимульләштерә. Прививканы бөтен кешеләр диярлек ясый ала. Аеруча ул 6 айдан балаларга, корсаклы хатын-кызларга, медицина һәм транспорт өлкәсендә эшләгән кешеләргә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International