Әлмәт районының Елхово авылында гражданнар җыелышы үтте

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Очрашуда кешеләр аларны борчыган сорауларны бирә алалар. Бу җыелышта Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр поркуроры Дамир Яфизов, район МВД рәисе Дамир Гарипов, тикшерү идәрәсенең рәисе Алексей Бычков, депутат Петр Буралов һәм башкалар катнаштылар.

Дания Хайрисламова үз докладынңа Елхово авылы территориясендә 361 хуҗалык булуын әйтте. 94 хуҗалык 244 үгез, 20 хуҗалык 28 сыер тоталар.

Күп балалы гаиләләр өчен 108 участок бар.

2018 елда референдумда җыелган акчага Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен һәйкәл төзелде, ул 9 майда ачылачак. 2019 елда җыелган акча урам яктыртуын яңартуга барачак.

Район җитәкчелеге һәм «Татнефть» ярдәмендә мәктәптә ремонт узды.

Монда авыл кешеләренең яшәү шартларын яхшырту өчен мөмкин булган эшләр башкарыла. Алар арсында – балалар бакчасында ашханәне ремонтлау амбулаториядә түбәне яхшырту.

Айрат Хәйруллин районда булган мөһим нәтиҗәләрендә тукталды һәм мәктәп укытучыларына физика кабинетын җиһазлау өчен сертификат бирде.

Җыелышта кешеләр сораулар бирделәр, проблемалары белән уртаклаштылар. Аларның һәрберсе каралачак.

Елхово авылының иң актив кешеләре грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International