Игенченең уңганлыгы хезмәтеннән күренә

2012 елның 1 июне, җомга
Язгы чәчүне тәмамлаган Әлмәт механизаторлары бүген һөнәри осталык бәйгесендә очрашты. Чара 47 нче тапкыр оештырылды. Быелгысы катнашучыларның күплеге белән аерылып тора. Бу юлы конкурста 25 хуҗалыктан 26 механизатор катнашты.

Бәйге сызыгына баскан “тимер атлар” төрле: музей экспонаты булырлык, тарихка кереп баручы тракторлардан башлап компьютерлаштырылган, йөртүче уңайлыгы өчен җиһазландырылган чит ил агромашиналарына кадәр бар. Шартлар төрле, әмма таләпләр барысына да бер үк: җирне сыйфатлы итеп эшкәртү. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов белдергәнчә, хәзерге вакытта чәчүлек җирләре ике төрле ысул: сабан һәм чизель җайланмалары белән эшкәртелә. Берсен онытып, икенчесен калдырырлык түгел. Һәрберсенең үз урыны, ди җитәкче. Кайбер рапс, кукуруз кебек культураларны игү өчен мисалга, җирнең тирән сөрелүе шарт икән. Ләкин чизель агрегатлар белән эшкәртү ягулык сарыф итү ягыннан отышлырак.

Механизаторлар бәйгесен карарга Кәшер авылыннан 80 яшьлек Самат бабай да менгән иде. Үзен белә башлаганнан алып иген иккән Җир кешесе кызыксынып та, заман агрегатларының эшкәртү сыйфаты өчен борчылып та менгән басуга. “Һәр заманның үз җае шул” дип күргәннәреннән канәгать калды ул.

Бәйге соңында катнашучылар аркан тарту, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләрдә дә сынатмады алар. Кулларына каләм, микрофон тотып эшләргә күнеккән журналистлар белән дә җитезлектә ярыштылар.

Мәйдан түре барыбер фидакарь авыл хезмәтчәннәренә. Ярыш җиңүчеләрен, ел дәвамында фидакарь хезмәт куйган башка механизаторларны муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов бүләкләде.

Авылда эшче куллар җитми дисәк тә, соңгы елларда механизаторлар арасында яшьләр арта, ди авыл хуҗалыгы җитәкчесе. Конкурста катнашучыларның да яртысы нәкъ менә яшьләр иде. Аларны балалар һәм яшьләр идарәсе махсус бүләкләде.

Л. Минаева
“Болгар” радиосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International