Су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм булачак

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Апрель аенда Зәйдә су күтәрелү сәбәпле Әлмәтнең елга буенда урнашкан шәхси секторын, атап әйткәндә 537 йортны су басып, табигать бәла-казасыннан 1508 кеше зыян күргән иде. Су басу нәтиҗәсендә 10 торак-йорт яшәргә яраксыз хәлгә килде. Мәгълум булганча, нефтьчеләр әлеге гаиләләргә ярдәмгә 18 млн сум күләмендә акча бүлеп бирде. Бүген муниципалитета 10 гаиләгә торак алу өчен 1 млн 800 меңәр сумга сертификатлар тапшырылды.

“Кеше кайгысына игътибарлы, ихтирамлы җитәкчеләр икәнсез”. Сертификат алганда табигать стихиясеннән зыян күрүчеләр чиксез рәхмәтләрен шулай җиткерде. 10 гаилә арасында 85 яшьлек Рокыя апа да бар. Яшь аралаш “Аллага шөкер, ярдәмнән ташламадылар” дип рәхмәт укыган ак әбинең куанычын уртаклашырга кызы Фәйрүзә Хафизова килгән.

Бүгенге очрашуда билгеләп үтелгәнчә, зыян күрүчеләрнең берсе дә ярдәмсез калмаячак. Рәсәй хөкүмәте карары нигезендә гаиләдәге һәр кешегә 10 мең сумнан бер тапкыр бирелә торган ярдәм каралган, дөрес ул гаиләгә 50 меңнән дә артмаска тиеш. Моннан тыш, өлешчә зыян күргән мөлкәт өчен һәр кешегә 50 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бөтенләй яраксыз хәлгә килгән мөлкәткә 100 әр мең сум күләмендә ярдәм каралган.

Әйтүләренчә, бүгенге көндә 1508 зыян күрүченең, 146 сы гына документларын тулысынча тапшырып бетермәгән. Ә алар 3 июньгә кадәр генә кабул ителә. Өлгеррәкләрнең исә су басудан килгән зыян турындагы документлар җыелып, республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырылган инде. Соңрак Мәскәүдә Рәсәй хөкумәте резерв фондыннан акча бүлү мәсьәләсен караячак. Милекләре иминиятләштерелгән зыян күрүчеләргә дә, бирелгән белешмәләр исәбе буенча андыйлар 361, мондый ярдәм каралган.

Л. Минаева
“Болгар” радиосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International