Матбугат конференциясендә күпләрнең вакцинациягә каршы булуларына басым ясалды. Әлмәт район дәүләт ветеринария оешмасы начальнигы урынбасары М.Набиев әйтүенчә, аларга даими рәвештә йорт хайваннары хуҗаларын бушлай прививка ясатуга күндерергә туры килә. Шулай ук кайберәүләр эт-песиләрен кая да булса илтеп ташлауны да өстенрәк күрә икән. Әмма шул рәвешле кешеләр үзләре үк авыруларның таралуына юл куя. Ә аларның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин. Йорт хайваннарыннан арынырга теләүчеләргә белгечләр башка юл тәкъдим итә – аларны ветеринария оешмаларына тапшыру. Биредә хайваннарга тиешле игътибар күрсәтеләчәк. Кыскасы, үлчәүнең бер ягында – балалар һәм үзебезнең сәламәтлек, икенчесендә – битарафлык һәм салкын караш. Димәк, һәркемгә үзенекен сайлау мөмкинлеге бар.
Микроспория авыруын юк итү максатында шәһәрдә билгеле службалар тарафыннан хуҗасыз хайваннар санын тәртипкә китерү буенча да актив эшчәнлек алып барыла. Бүгенге көндә “Экосервис” тарафыннан 800 гә якын хуҗасыз эт тотылган. Узган ел әлеге сан 1665 не тәшкил иткән.