Пассажир транспортында түләүсез йөрергә күнеккән “куяннарга” штрафны 100 түгел, ә 1000 сум түләргә туры килмәгәе. Штраф суммасын арттыру инициативасын бүген Әлмәт муниицпаль районы Башкарма комитетының транспорт, төзелеш һәм элемтә идарәсе халык депутатларының район Советы утырышында белдерде.
Бүгенге көндә Әлмәттә пассажир ташу белән Әлмәт пассажир автотранспорты предприятиесе һәм троллейбус идарәсе шөгельләнә. Шәһәрдә 10 автобус, 3 троллейбус маршруты буенча эш көйләнгән. Шәһәрара машрутлар 16. Бакча сезоны башлангач биредә өстәмә 4 маршрут ачыла. Пассажир ташу күләме структурасына къз салсаң, 56 процент автотранспортка, 34-е шәһәр электр транспортына туры килә. Башкарма комитетның төзелеш, транспорт һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Зарипова белдергәнчә, узган ел дәвамында 17 млн 700 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 3 процентка кимегән. Шуңа да карамастан халыкка юл йөрү хезмәте күрсәтүчеләр алга куелган бурычларын үти. Әмма 2011 ел нәтиҗәләре предприятиеләрнең финанс хәле тотрыксыз дияргә нигез. Моның беренче сәбәбе – пассажир ташудан кергән табышның кимүе. Нигездә, транспортта түләүсез йөрүчеләр - “куяннарның” күбәюе нәтиҗәсе, ди Гүзәлия Зарипова.
Мәгълум булганча, административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә, транспортта билетсыз йөрү һәм күләмле багаж алган өчен 100 әр сум штраф каралган. Штраф суммасының түбән булуы билетсыз йөрергә күнеккәннәрне йөгәнләрлек түгел. Чөнки контролерлар андыйларны җавапка тарта алмый: я ул пассажирның билет алуын үтенә, яки салоннан чыгып китүен таләп итә. Ә хокук саклау органы вәкилләрен чакырту болай да мәшгуль полиция хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкать.
Шуңа күрә дә Әлмәт транспортчылары Дәүләт Советына административ хокук бозулар турындагы Кодексның транспортта түләүсез йөрүгә кагылган матдәсе пунктына үзгәрешләр кертүне, ягъни административ җәза бәясен 10 тапкырга арттыруны сорап мөрәҗәгать итә. Бу респбулика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итми, ди алар.
Л.Минаева
“Болгар” радиосы