Россия кече шәһәрләренең X театр фестивале башлана
2012 елның 29 мае, сишәмбе
29 майда Пермь өлкәсе Лысьва шәһәрендә Россия кече шәһәрләренең X театр фестивале башлана.
Әлмәт театры былтыр бу фестивальдә “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашкан иде, быел Македония режиссеры Звездана Ангеловска куйган Карло Гоцциның ”Болан – Патша” спектаклен алып бара.
Фестивальдә Россиянең төрле өлкәләреннән 17 театр коллективы катнаша. Ачылу көнендә Мәскәүдән О.Табаков театры чыгыш ясый. 4 июньдә фестивальнең сәнгать советы җитәкчесе Евгений Миронов, жюри рәисе Лидия Шукшина катнашында “Театр. Город. Власть.” темасына тәгәрәк өстәл оештырыла, нәтиҗәләр ясала.