Президент Әлмәттә

2012 елның 25 мае, җомга
Республика Президенты эшлекле визит белән бүген Әлмәттә булды. Рөстәм Миннеханов иң элек республиканың “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышын үткәрде. Анда елның узган чорында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында сүз барды.

Директорлар советы утырышыннан Рөстәм Миннеханов Кичучат авылына юнәлде. Биредә республика башлыгы район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты. Анда авыл хуҗалыгы, авыллардагы вәкиллекле органнар эшчәнлеге, проблемалар турында сүз барды.

Рөстәм Миннеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисады өчен Әлмәт төбәге зур әһәмияткә ия. Республиканың үсеше нәкъ монда формалаша. Ләкин ул нефть тармагына гына кагылырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгын да үстерергә кирәк, аеруча терлекчелек игътибар үзәгендә булырга тиеш, диде Президент.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр һәрдаим катлаулы хәлдә: яңгыр булмаса, уңыш юк, яңгыр яудымы, уңышы мул. Ләкин бу - продукцияне сату бәясе төшә дигән сүз. Җитештерүчеләрнең табышы эшкәртүчеләр һәм сатучылар кулында. Шуңа күрә муниицпалитетлар бүген хуҗалыклар, фермерлар җитештергән сөт, ит, яшелчәләрне турыдан-туры сату мәйданнары булдыру турында уйланырга тиеш, диде Президент.

“Болгар” радиосы

http://tnv.ru/streamradio/

Л. Минаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International