Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Мәҗит Салихов: "Тәкъдимнәр белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез"
2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Район башлыгы М.Х.Салихов җитәкчелегендәге комиссия 24 майда ТОСМСлар эшчәнлеге белән танышып йөрүне дәвам итте.
Тулаем алганда, һәрбер ТОСМСта диярлек төзекләндерү, матурлау эшләре алып бару, чокырлы юлларны ремонтлау планлаштырылган. Газетабызның алдагы санында “Татнефть” компаниясе составындагы предприятиеләрнең, һәр елдагыча, быел да квартал эчләрен тәртипкә китерү өчен зур тырышлык куюын билгеләп үткән идек. ТОСМСларның нефть компаниясенә карамаган башка баш предприятиеләре дә алардан калышмаска омтыла. Алар тарафыннан квартал эчләрен төзекләндерүгә агымдагы елда 11 миллион сумнан артык акча үзләштереләчәк. Мәсәлән, 8 нче ТОСМСның баш предприятиесе булган “Әлмәт торба заводы” ААҖ 1 миллион 300 сумлык эш башкаруны караган. 17 нче мәктәпнең футбол кыры белән янәшәдәге спорт мәйданчыгына асфальт җәйгәннәр, “Восток” хоккей тартмачыгы да ремонтланачак.
“Таттелеком” ААҖ (5 нче ТОСМС) УКЖД “Новация” белән берлектә алып барылучы төзекләндерү эшләреннән тыш Җәлил урамындагы 45 нче йорт ишегалдына балалар уен мәйданчыгы урнаштыру белән мәшгуль. Баш предприятие “Нур” яшүсмерләр клубына йөрүче балаларны изге урыннарга сәяхәткә алып чыгуны да планлаштыра.
“Татнефтепром” ААҖ 5 а ТОСМСына караган территориядә 1 миллион сумлык эш башкарырга уйлый. Радищев урамындагы 4, 4 а, 6, Белоглазов урамындагы 109, 111 нче йортлар ишегалларындагы чокырлы юлларны, җәяүлеләр тротуарларын, балалар мәйданчыкларын ремонтлаудан тыш “Дуслык” яшүсмерләр клубына, хоккей тартмачагына агымдагы ремонт уздыру да күздә тотыла.
17 нче ТОСМСта (“Алнас” ААҖ) бордюрлар алыштыруга керешкәннәр инде. 7 нче ТОСМСның баш предприятиесе “Арслан” ҖЧҖ дә район башлыгының рәхмәтенә лаек булды. Быел алар Герцен урамындагы 94 нче йорт ишегалдын төзекләндерергә, кер элү һәм балалар уен мәйданчыкларын демонтажларга, кайбер подъезд алларына асфальт җәяргә уйлыйлар. Бу һәм башка эшләр өчен 500 мең сум акча бүлеп бирелә.
“Татойлгаз”ААҖ (9 нчы ТОСМС) җитәкчелеге дә бер миллион сумлык эш башкарырга исәпләвен җиткерде. Шулай ук Лермонтов урамындагы 47, Шевченко урамындагы 42 нче йортлар янындагы иске тупыллар киселәчәк, чокырлы юллар тәртипкә китереләчәк. 9 нчы ТОСМС биләмәләрендә иске сарайлар да бар. Лермонтов урамындагы бу сарайлар быел сүтеләчәк.
7 д ТОСМСының баш предприятиесе “Әлмәт-Водоканал” ААҖ эш планына Автомобилистлар урамындагы 4, 6, 8 нче йортлар территорияләрен төзекләндерүне, кече архитектура формалары урнаштыруны, авария торышындагы агачларны кисүне, көзен агачлар утыртуны һәм башка эшләрне керткән.
“СМП-Нефтегаз” ААҖ (10 нчы ТОСМС) Герцен урамының 29 нчы йортыннан алып Шоссейная урамына кадәр булган тротуарны төзекләндерү, Промышленная урамындагы 2 б йорт каршындагы газонны коймалап, матурлау белән шөгыльләнәчәк. 4 нче мәктәп җитәкчелеге баш предприятиенең музыка аппараты алуга 250 мең, биология һәм физика кабинетларын җиһазлауга 2 миллион сум бүлеп бирүен җиткерде. Өлеш чыгарылган тагын 2 миллион сум бассейнда, фасадта, спортзалда ремонт үткәрүгә тотылачак. Район башлыгы килгәнен күреп рәхмәтләрен белдерергә ашыгучылар да күзәтелде. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, Промышленная урамындагы 2 б йортының фасады быел җылытылачак һәм балконнар профнастил белән тышланачак. Әлеге эшләргә җирле бюджеттан 3 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелгән.
21 нче ТОСМС ( “Татех” ЯАҖ) шулай ук юлларга, төзекләндерү эшләренә игътибар бирәчәк. Баш предприятие быел да 1 нче мәктәпкә янгынга каршы ишекләр, сигнализация урнаштырып, ярдәм кулы суза.
“Татнефтеотдача” ААҖ 11 нче ТОСМС ихтыяҗларына 941 мең сум акча юнәлтә. Әлеге суммага балалар мәйданчыкларын, “Иптәш” яшүсмерләр клубын, җирле үзидарә Советы бинасын ремонтлау һәм башкалар каралган. 19 нчы ТОСМСның баш предприятиесе “СЗМН” ААҖ АРНУ җитәкчелеге Геофизика урамындагы 15 нче ишегалдында балалар мәйданчыгы ясаячакларын җиткерде. Биредә шулай ук Кошевой урамындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китерү дә каралган.
14 нче ТОСМСның баш предприятиесе – Түбән Мактама бистәсе Советы. Бистә җирлеге башлыгы Ә.Г.Слесарева ТОСМС биләмәләрендә чәчәкләр утыртуларын дәвам итәчәкләрен җиткерде. Биредә 60 тан артык төп вак яфраклы карама утыртылган. Шулай ук К.Цеткин һәм Тихоновкада Маяковский урамы юлларын ремонтлау, 5 балалар уен мәйданчыгы урнаштыру һәм башкалар планлаштырылган.
Территорияләрне карап йөргәндә әле үләннәрне чабарга кирәк булган җирләр дә күзгә ташланды. Район башлыгы бу эшне 10 июньгә кадәр тәмамларга кирәклегенә күрсәтте. Шулай ук торак йортлар фасадларына теләсә нәрсә язуларга, белдерү ябыштыруларга каршы да катгый чаралар күрелергә тиеш. Идарәче компанияләргә игълан ябыштыру өчен махсус алтакталар ясарга тәкъдим ителде.М.Х.Салихов тикшерү нәтиҗәләренең тулаем алганда уңай тәэсир калдыруын әйтте, ТОСМСларның квартал эчләрен төзекләндерүдә зур хезмәт куюларын ассызыклады. “Күтәрелгән сорауларны караячакбыз һәм тәкъдимнәребез белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде ул. Әлбәттә, үзләренең ишегалларын матурлауда биредә яшәүчеләр дә катнашса тагын да күңеллерәк булыр иде. Әлегә уртак эштән читләшүләр күбрәк. Хәтта шәхси йортларның капка төпләрендә дә чүп үләннәр, тузганаклар күренә.
Бу көнне комиссия белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге бүлеге начальнигы Д.Ф.Гарипов та йөрде. Ул ТОСМСларда полициянең участок уполномоченныйлары өчен искиткеч яхшы хезмәт урыннары, эш шартлары тудырылуын билгеләп үтте, җинаять ачуларның 32 процентының аларга туры килүен җиткерде.
Язгы рейд тәмам, әмма комиссия үзенең эшен моның белән төгәлләмәде. Планлаштырганнарның ничек тормышка ашырылганын тикшерү өчен әле тагын карап йөрүләр оештырылачак.
И.Апачаева.
М.Фарукшин фотосы.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз