Әгәр ана капиталы сертификатында төп юнәлешләр буенча карардан соң 10 000 сум яки аннан да азрак акча калса, гаиләләр бу акчаны бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкин. Гариза Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсенең клиент хезмәтенә МФЦ аша, «Госуслуги» порталында яисә почта аша бирелә.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Сербиядә искиткеч чыгыш ясаган Екатерина Кошкина белән очрашты. Зренянин шәһәрендә 9-14 март көннәрендә Европа беренчелеге узды, анда безнең спортчыбыз илебез данын яклады.